news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төзелеш университеты базасында ике яңа фәнни-белем бирү үзәген карады

Рөстәм Миңнеханов Төзелеш университеты базасында ике яңа фәнни-белем бирү үзәген карады
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (КДАТУ) базасындагы ике яңа фәнни-белем бирү үзәгенең - «Агымнар» һәм «Девелопмент» - эше белән танышты. Республика җитәкчесен КДАТУ ректоры Рәшит Низамов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм төзелеш компанияләре вәкилләре озатып йөрде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Агымнар» үзәге лабораторияләрендә җылылык, һава, су һәм газ агымнарының үзлекләре тикшерелә, җылылык һәм газ белән тәэмин итү, вентиляция, су бүлү һәм су белән тәэмин итү буенча булачак белгечләрнең алдынгы компетенцияләре формалаштырыла, корылма һәм бина инженерлык системаларының энергия ягыннан нәтиҗәле проектлары әзерләнә.

Миңнеханов кайбер лабораторияләрне карады. Әйтик, «Су химиясе» лабораториясендә эшкәртелмәгән һәм чистартылган табигый һәм агып җыела торган суларның сыйфатын билгеләү юнәлешендә эшлиләр, «Насос станциясе» киңлегендә насосларның эшен өйрәнәләр.

ТР Рәисе шулай ук инвестицион-төзелеш проектының барлык стадияләрендә икътисад һәм идарә итү бурычлары комплексы хәл ителә торган «Девелопмент» үзәгендә булды. «Экспертиза» лабораториясендә цифрлы платформа булдырылган, аның ярдәмендә проектларга анализ ясарга, конструктив элементларның әзерлек дәрәҗәсен һәм чыгымнар күрсәткечен ачыкларга мөмкин.

Ректор Рәшит Низамов әйтүенчә, фәнни-белем бирү үзәкләренең эше компанияләр белән тыгыз бәйләнештә алып барыла – алар тиешле җиһазлар, программа продуктлары белән тәэмин итә, белем бирү процессында катнаша. Рөстәм Миңнеханов әлеге тәҗрибәне уңай бәяләде һәм үзәкләр базасында студентларга гына түгел, ә төзелеш тармагы вәкилләренең дә квалификациясен арттыру өчен тиешле шартлар тудырылуын билгеләп үтте.

«Компанияләр югары уку йорты белән эшләүгә карата үзләре кызыксыну белдерә. Алар үзләре өчен алдынгы күнекмәләргә ия булачак белгечләр әзерли. Моның өчен университет – иң яхшы урын», - дип искәртте ТР Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100