news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов төзекләндерелгән Яшь тамашачылар театрында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов масштаблы реконструкциядән соң Казан дәүләт яшь тамашачы театрында булды. Бу хакта республика Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Театр тарихын 1932 елдан алып бара. Хәзер аның труппасында 40 актер эшли, шул исәптән Татарстанның халык һәм атказанган артистлары. Ел саен ТЮЗ 100 мең тамашачыга 800 гә якын спектакль күрсәтә. Реконструкция вакытында спектакльләр, Казан мәктәпләрен дә кертеп, 50дән артык мәйданчыкта узды.

Яшь артистлар республика Рәисе өчен яңартылган бина буйлап экскурсия үткәрделәр һәм шәһәрнең иң борынгы театр мәйданчыкларының берсе тарихы турында сөйләделәр.

«Бүген республикабызның мәдәни тормышы өчен истәлекле көн – без яңартылган Казан дәүләт яшь тамашачы театрын масштаблы реконструкциядән соң ачабыз. Биредә Марсель Сәлимҗанов кебек бөек осталар үз юлын башлаган, ә бүген Татарстаннан читтә дә исемнәре билгеле булган талантлы артистлар хезмәт итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул башкарылган эшләр нәтиҗәләрен уңай бәяләде һәм яңартылган театрның балалар һәм яшьләр өчен әһәмиятен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot