Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов тормышындагы төп имтиханны әйтте
Кеше үз гомерендә күп санлы имтиханнар аша уза, әмма алар арасында иң мөһиме – дөрес өйләнү. Яшь педагоглар һәм галимнәр белән очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шундый фикерен белдерде.
«Минем имтиханнарым күп булды: мәктәптә, югары уку йортында, яңа вазыйфага керешкәндә. Әмма иң төп имтихан - дөрес өйләнү. Калган әйберләрне төзәтеп була», - дип елмайды Миңнеханов.
Шулай ук ул үз тормышындагы төп остазлар турында да әйтеп узды. Аның сүзләренчә, хәлиткеч рольләрнең берсен Татарстанның беренче Президенты – ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев уйнаган.
«Минем остазларым күп булды. Әмма иң төп остазыма килгәндә, ул Минтимер Шәрипович. Ул безнең укытучыбыз һәм остазыбыз. Аның җитәкчелегендә мин 1993 елда, хакимият башлыгы булгач, эшли башладым», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз