news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән Россия Президентын сайлауларда тавыш бирде

Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән Россия Президентын сайлауларда тавыш бирде
Фото: t.me/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше белән бергә Россия Президентын сайлауларда үз тавышларын бирде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Карл Маркс урамында урнашкан 42нче участокта булдылар — А. Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бинасында, дип ачыклык керттеләр Республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә.

Президент сайлаулары барышында Татарстан Республикасы территориясендә тавыш бирүне 65 территориаль һәм 2767 участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында, вокзалда һәм аэропортта сайлауларның 45 вакытлыча участогы ачылды. Төбәктә тавыш бирүне оештыруда һәм үткәрүдә барлыгы 21 меңнән артык кеше җәлеп ителгән. Татарстанда 3 миллионга якын кеше тавыш бирәчәк.

Исәп буенча сигезенче тапкыр Россия Президентын сайлаулар башланды, алар 17 мартка кадәр дәвам итәчәк. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков (»Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100