Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанга сәфәр белән килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төрекмәнстанга килде. Ул Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге делегация составында «Заманалар һәм цивилизацияләрнең үзара бәйләнеше — тынычлык һәм үсеш нигезе» халыкара форумы чараларында катнаша. Чара төрекмән шагыйре һәм фәлсәфәчесе Мәхтүмколый Фрагиның 300 еллыгына багышлана. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда берничә очрашу уздырачак.
Халыкара форумга 10 дәүләт лидеры һәм халыкара оешмалар башлыклары чакыру алды.
ТР җитәкчесе матбугат хезмәтендә аныклауларынча, Татарстан Россия төбәкләре арасында Төрекмәнстанның төп партнерларының берсе булып тора. Республика белән мөнәсәбәтләрне үстереп, Татарстан Республикасы Россия-Төрекмәнстан хезмәттәшлеген ныгытуга өлеш кертә.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз