Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан җитәкчелеге белән очрашты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан җитәкчелеге белән очрашты һәм республиканың Бәйсезлек көне уңаеннан уздырылган чараларда катнашты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән ул Татарстан белән Төркмәнстанның сәүдә-икътисади хезмәттәшлеге турында фикер алышты. Шулай ук Төркмәнстан-Татарстан эшче төркеменең сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча эше турында сөйләштеләр. Моннан тыш, Татарстан җитәкчесе Аркадаг шәһәрендә булды.
Миңнеханов искәртеп үткәнчә, Россия белән Төркмәнстан арасындагы хезмәттәшлек дөньядагы катлаулы шартларда аеруча әһәмияткә ия. Шуңа күрә Татарстан аларны ныгыту һәм киңәйтү өчен бар көчен куячак.
Исегезгә төшерәбез, Төркмәнстан җитәкчелеген һәм халкын Республика Бәйсезлеге көне белән Россия Президенты Владимир Путин котлаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз