news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Генераль консул сыйфатында сәламлим Сезне. Яңа вазифада уңышлар телим», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов дипломатка.

Татарстан Рәисе очрашуның Төркия Республикасы игълан ителүнең 100 еллыгы алдыннан узуын ассызыклады. «Без Төркия Республикасының алга таба чәчәк атуын теләп, Төркия халкын алдагы бәйрәм белән котлыйбыз. Безнең лидерлар төбәкләр арасындагы хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә», — диде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, Төркия Республикасы — Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Төркия Генераль консуллыгының республика дәүләт органнары белән үзара хезмәттәшлек дәрәҗәсе бик югары. 2021 ел күрсәткечләрен ике тапкыр арттырып, узган ел йомгаклары буенча Төркия белән Татарстанның товар әйләнеше 1,2 млрд доллар тәшкил иткән. Быелгы күрсәткечләр дә үсеш күрсәтә.

«Казанда Генераль консул итеп билгеләнүемә мин бик шат һәм горурланам. Сезгә Төркия Президентыннан [Рәҗәп Тайип Эрдоганнан] җылы сәлам тапшырырга рөхсәт итегез», — диде Угур Йылмаз.

Дипломат элекке консуллар төзегән эшне дәвам итү өчен бар көчен куячагына ышандырды.

«Төркия һәм Татарстан — ике тугандаш халык вәкиле, шуңа күрә илебез Татарстан белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Миннән алдагылар төзегән эшне мин һәм хезмәттәшләрем киләчәктә дә дәвам итәргә вәгъдә итәбез», — дип йомгаклады Генераль консул.

Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы Угур Йылмаз үз вазифаларына 1 октябрьдә кереште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100