Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Анкарада Россия илчесе белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан сәнәгатьчеләре делегациясе Төркиягә эш визиты белән китте. Бу хакта «Татар-информ»га республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Анда Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Алексей Чехов белән очрашу булды.
ТР Рәисе Төркиянең Татарстан өчен әйдәп бара торган чит ил партнерларының берсе булуын искәртте. Узган ел нәтиҗәләре буенча, алар арасында товар әйләнеше 1,2 миллиард доллар тәшкил иткән, ике тапкырдан күбрәккә арткан.
Моннан тыш, делегация тәҗрибә өйрәнү һәм Төркия белән Татарстан предприятиеләре арасында мөмкин булырдай хезмәттәшлекне җайга салу өчен берничә заводта булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз