Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш визиты белән килде
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов 4 август кичендә эш визиты белән Төрекмәнстанга килде. Төркмәнбашы халыкара аэропортында аны Төрекмәнстанның финанс һәм икътисад министры Мамметгулы Астанагулов, РФнең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Иван Волынкин, шулай ук кабул итүче ил Хөкүмәтенең башка югары дәрәҗәле затлары каршы алды, дип хәбәр итте республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Бүген Төркмәнбашы шәһәренең «Аваза» Конгресс-үзәгендә Рөстәм Миңнеханов БМОның диңгезгә чыгу юлы булмаган илләрнең өченче конференциясендә катнашыр, дип көтелә. ТР Рәисе Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев җитәкләгән Россия делегациясе составына керә.
Шулай ук Миңнеханов Төрекмәнстан җитәкчелеге белән очрашачак һәм форумда катнашучылар белән аралашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз