Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу барышында алар ике яклы хезмәттәшлек һәм аны киңәйтү перспективалары, төрекмән фәлсәфәчесе һәм шагыйре Мәхтүмколый Фраги иҗатын өйрәнү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов кичәТөрекмәнстанга эш сәфәре белән килде. РФ Президенты Владимир Путин җитәкләячәк Россия делегациясе составында ул «Заманнар һәм цивилизацияләр үзара бәйләнеше — тынычлык һәм үсеш нигезе» халыкара форумында катнашачак. Форум төрекмән шагыйре һәм фикер иясе Мәхтүмколый Фраги тууына 300 ел тулуга багышланган.
Татарстан Рәисе Бердымөхәммәдовка халыкара форумга чакыру өчен рәхмәт белдерде. Төрекмән фәлсәфәчесенең иҗаты – дөнья мәдәниятенең аерылгысыз өлеше, дип билгеләп үтте ул. Соңгы елларда ул республикада актив өйрәнелә. Мәхтүмколый Фрагиның берничә кулъязмасының төп нөсхәсе КФУда саклана.
«Мәдәни элемтәләрдән тыш, безнең халыклар арасында ныклы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр урнашты, - диде Миңнеханов. - Республика белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибарыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин ярдәме белән төбәкләр дустанә мөнәсәбәттәге илләр белән икътисади элемтәләрне ныгыту юнәлешендә актив эшли».
2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Төрекмәнстан арасында товар әйләнеше күләме 52 миллион долларга җитте. Бу узган ел белән чагыштырганда 13 процентка югарырак. Шул ук вакытта Миңнеханов һәм Бердымөхәммәдов аның үсеш динамикасын арттырырга кирәк, дип саный. Перспективалы тармак буларак газ транспортировкалау, автомобиль һәм суднолар төзү, энергетика, агросәнәгать комплексы аталды.
Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте рәисе төбәкләр дәрәҗәсендә хезмәттәшлек алып баруның мөһимлеген билгеләп үтте. «Сез монда үз өегездә», - дип мөрәҗәгать итте ул Рөстәм Миңнехановка.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз