news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан делегациясен «Россия – Ислам дөньясы» форумына чакырды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан вәкилләрен «Россия – Ислам дөньясы» форумында катнашырга чакырды. Республика Президенты Россия-Төрекмәнстан бизнес-форумында катнаша. Форум 19-20 гыйнварда Ашхабадта уза.

Миңнеханов чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, күп кенә юнәлешләр буенча элемтәләрне үстерү өчен шактый потенциал булуын билгеләп үтте, шулай ук Казанда «Россия – Ислам дөньясы» икътисади форумы узачагын искәртте.

«Ул төрекмән делегациясен „KazanSummit. Россия – Ислам дөньясы» Халыкара форумында, шулай ук республикада уза торган башка чараларда катнашырга чакырды», - дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100