news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Төп бурыч – Татарстанда язгы кыр эшләрен тиз һәм сыйфатлы итеп үткәрү

Һава шартлары Татарстанга язгы кыр эшләрен вакытыннан алдарак башларга мөмкинлек бирде. Хәзер бу эшләрне тиз һәм сыйфатлы итеп башкару – республика өчен иң мөһим бурычларның берсе. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

«Бу азык-төлек иминлегенең нигезе булачак», - дип аңлатты ул.

Республика җитәкчесе биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, хәзерге вакытта көзге культураларның – 74, күпьеллык үләннәрнең 42 процентына ашлама кертелгә.

«Нурлат, Азнакай, Актаныш, Зәй һәм Чирмешән районнарында арпа чәчәргә керештеләр. Аксубай, Әлмәт, Апас, Буа, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш районнарында да чәчү башланырга тора. Ресурсларга килгәндә, алар бар», - дип искәртте Миңнеханов.

Ул республикада бер гектарга 71 килограмм ашлама туплануын, техника ремонтлау буенча зур эш башкарылуын билгеләп үтте. Аграрийларга дәүләттән 3,6 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100