news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Тимур Нагумановны киңәшчесе итеп билгеләү турында указны имзалады

Рөстәм Миңнеханов Тимур Нагумановны киңәшчесе итеп билгеләү турында указны имзалады
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган указ нигезендә Тимур Нагуманов ТР Рәисе ярдәмчесе итеп билгеләнә һәм аңа республика Рәисенең Татарстан Дәүләт Советындагы Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасы йөкләнә. Татарстан лидерының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

Бүген Тимур Нагуманов Татарстанның Әлмәт районы башлыгы вәкаләтләрен өстеннән төшерде. Депутатлар район Советының 46нчы чираттан тыш сессиясендә аның отставкасы өчен тавыш бирде. «Татшина» директоры Гүзәл Хәбетдинова районның яңа җитәкчесе булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot