news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Тимер» һәм ике полк хәрбиләренә дәүләт бүләкләре тапшырылуын күрсәтте

Махсус хәрби операция зонасында Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырылды. «Тимер» батальоны, шулай ук 621 һәм 1231 полклары хәрбиләре батырлык һәм кыюлыклары өчен бүләкләнгән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында сөйләде.

Республика җитәкчесе шулай ук хәрби хезмәткәрләргә бүләкләр тапшыру видеосын күрсәтте. «Ватаныбызга тугры хезмәтегез өчен рәхмәт!» – дип хәрбиләргә рәхмәт белдерде ул.

  • Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
  • Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8843 221 44 52. Шулай ук 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100