news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов техник киндер эшкәртү проектына ярдәм итәргә вәгъдә итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәт Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышын үткәрде, анда катнашучылар берничә инновацион проект карады. Аерым алганда, республика җитәкчесе техник киндер эшкәртү проектына, җитештерүдә супер-пластикларны куллануга һәм башка проектларга ярдәм итәргә сүз бирде.

Әйтик, Эластомер материаллар һәм эшләнмәләр фәнни-тикшеренү институтында махсус техника өчен яңа эластомер материаллар һәм эшләнмәләр эшләнгән, дип сөйләде фәнни-тикшеренү институты генераль директоры Дмитрий Резниченко. Авиация һәм космик техника, атом сәнәгате өчен каучук катнашмалар, радиоэлектроникада суыту системалары өчен җиңчәләр булдырылды. Ул Россиядән «көнбатыш лобби» киткәннән соң, үзебезнең, аерым алганда, резинотехника сәнәгате өчен стандартлаштыру программаларын эшләргә кирәклеген әйтте.

«Бу тема технологик куркынычсызлык өчен бик мөһим, өстәвенә, бу яхшы бизнес», – дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның суднолар төзү, авиатөзелеш һәм автосәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлекне җайга салырга тәкъдим итте.

Синтетик полимер материаллар институты җылылыкка чыдам полимерларны (полиимидларны) тикшерү өчен инвесторлар эзли, дип хәбәр итте институт директоры Сергей Пономаренко. 50-100 млн сумлык пилот җитештерүне 2025 елга башлап җибәрергә мөмкин. Аның сүзләренчә, супер-пластиктан сыгылмалы кояш батареялары өчен пленка чыгарырга мөмкин булачак. Полиимидлар шулай ук аэрокосмик техника, электротехника һәм микроэлектроника җитештерүдә кулланыла. Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ һәм Казан федераль университетына әлеге проектта катнашырга тәкъдим итте.

Моннан тыш, Россиядә техник (наркотик булмаган) киндер үстерү һәм эшкәртү тармагын торгызу тәкъдим ителә, дип сөйләде КНИТУ-КХТИ профессоры Тимур Дебердеев. Аның сүзләренчә, дөньяда аннан 25 меңгә якын продукция – кәгазьдән алып биотаркала торган савыт-саба һәм текстиль, төзелеш, лак-буяу һәм композит материалларга майлар, шулай ук дару препаратларына кадәр җитештерелә.

Татарстан Президенты проектка ярдәм итәргә вәгъдә бирде. «Казан дары заводына да зур ихтыяҗ бар, – дип искәртте ул. - Без зур күләмдә эшли алабыз. Моның өчен техника һәм орлык материалы мәсьәләләрен өйрәнергә кирәк. Оборона сәнәгате өчен бу стратегик материал.»

Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль Россия нефть-газ компанияләренә Азиядән читтә яңа сату базарлары эзләргә кирәклеген киңәш итә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. «Катлаулы вакытлар булуга карамастан, безнең нефть-газ комплексы үлмәде», - диде ул. - Нефтьчеләр бу ел нәтиҗәләре буенча 539 млн тонна нефть чыгарырга җыена. Бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк тә әле».

news_right_1
news_right_2
news_bot