Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов терлек алмаган һәм сөт җитештерүдә артта калган районнарны шелтәләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов нәселле терлек алмаган һәм сөт җитештерүдә артта калган районнарны тәнкыйтьләде. Әлеге минутларда Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында Дәүләт Советы утырышында республика Рәисе Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясый.
«Терлекчелекне үстерү өчен республикада барлык юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтелә: нәселле терлек сатып алудан башлап югары технологияле комплекслар һәм терлек азыгы үзәкләре төзелешенә кадәр», - ди Рөстәм Миңнеханов. Бөтен кеше өчен бу мөмкинлекләр бертөрле булса да, алардан төрле җирдә төрлечә файдаланалар, дип искәртте республика Рәисе.
«Мәсәлән, узган елда Чүпрәле һәм Кама Тамагы районнарында бер баш нәселле терлек тә алынмаган. Хәзерге вакытта Чүпрәле, Яшел Үзән, Югары Ослан, Менделеевск, Балык Бистәсе, Әлмәт, Питрәч, Лаеш районнарында бернинди куәтле инвестицион проект та гамәлгә ашырылмый. Кукмара районы берүзе дә, шушы сигез районны бергә кушып санасаң да, аларга караганда күбрәк сөт җитештерә. Бу елына 140 мең тонна сөт», - диде Миңнеханов һәм Кукмара районы өчен алкышлар сорады.
«Төп бурыч - терлекләр баш санын киметмәү. Баш санын арттыру, яңа терлекчелек комплекслары төзелеше буенча юл карталары агрохолдингларда эшләнгән, кабул ителгән. Авыл хуҗалыгы министрлыгы аларның үтәлешен кайгыртырга тиеш», - дигән бурыч куйды Татарстан Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз