Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Телефонны сүндерергә ярамый шул безгә
Татарстан Рәисенең телефонын сүндереп куеп, ял иткәне юк. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән Яңа ел алды очрашуында әйтте.
«Телефон ул мәшәкать түгел, ул безне сөендерә генә. Кайвакыт анда яхшы хәбәрләр дә була, начар хәбәрләр генә түгел. Телефонны сүндерергә ярамый шул безгә, эшебез шундый», – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, телефон ял өчен киртә түгел. «Ял итәргә комачауламый ул. Буш вакыт булганда ял итәбез. Спорт, кем беләндер очрашырга, каядыр барырга мөмкин», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз