Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Телебез, гореф-гадәтләрне саклау өчен кулыбыздан килгәнчә тырышабыз
Муса Жәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узучы «Милләт җыены»ның пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга татар милләтенең патриотлары булганы өчен рәхмәт белдерде.
«Без телебез, гореф-гадәтләрне саклау өчен кулыбыздан килгәнчә тырышабыз. Татарстанда да Тел комиссиясе (Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе – Т.иск.) эшли. Әлбәттә, без гаиләгә таянырга тиеш. Гаиләдә татарча сөйләшмәсәк, ул югала. Без дин әһелләренең абруен, көчен исәпкә алып эшләргә тиеш. Һәммәгезгә дә татар милләтенең патриотлары булганы өчен рәхмәт», – диде ТР Рәисе үз чыгышында.
Татарстан Рәисе пленар утырышта катнашучыларның төрле өлкәләрдән һәм чит илләрдән килүләрен дә билгеләп узды. «Бик эчтәлекле чыгышлар тыңладык. Сез – милләтебез патриотлары. Без сезгә таянабыз. Сезгә рәхмәт сүзләре әйтәм», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз