news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашучы балалар белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Б. Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында балалар белән очрашты. Өч яшьлек Тимур үзенең открыткасында республика Президенты белән очрашырга теләк белдергән, ә программалаштыру белән мавыгучы 12 яшьлек Руслан Татарстанның алдынгы ІТ киңлегендә булырга хыялланган.

Рөстәм Миңнеханов балалар белән әңгәмә корды, аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу башланыр алдыннан Руслан өчен яңа ІТ-парк буенча экскурсия үткәрделәр, аерым алганда, киберарена мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

Искәртеп узыйк, бу атнада Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты – ул өч баланың теләкләрен үтәргә вәгъдә итте.

«Теләкләр чыршысы» акциясе Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан «#Мы вместе» бөтенроссия онлайн-марафонында башланып китте. Быел ул инде дүртенче тапкыр 3-17 яшьлек сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, аз тәэмин ителгән гаилә балаларының һәм ятимнәрнең хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100