news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда укучы ике баланың Яңа ел теләген үтәячәк

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов балаларның теләкләре язылган открыткаларны чыршыдан алды. Казанда укучы бер бала балалар радиосында булырга хыяллана, ә икенче бала акыллы колонка турында хыяллана. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара бүген «Корстон»да «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе съезды кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында әлеге проектта катнашырга чакырып мөрәҗәгать итте. 2018 елдан башланган чара барышында дүрт ел эчендә 60 мең чамасы Яңа ел теләге тормышка ашырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100