news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Теләче районында төзелеп килә торган агротуристик комплекста булды

Рөстәм Миңнеханов Теләче районында төзелеп килә торган агротуристик комплекста булды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Теләче районында Борчаклы яз авылында төзелеп килә торган «Борчаклы яз» агротуристик ял базасында булды. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Комплекста йортлар, ел әйләнәсе яшелчә һәм яшел үләннәр үстерү өчен теплицалар, шулай ук мунча комплексы була. Бүгенгә ике йорт төзелгән һәм бер купель куелган. Объект төзелеше дәвам итә.

Глэмпинг 15 кунак өчен исәпләнгән. Урманга якын булганлыктан ял концепциясендә табигатьтәге активлыклар: кыргый җиләкләр, гөмбә һәм дару үләннәре җыю да каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot