news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Татспиртпром» коллективына бүләк тапшырды

«Татспиртпром» АҖ коллективы республиканың социаль-икътисади потенциалын ныгытуга сизелерлек өлеш керткәне өчен Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Бүләкне Татарстан финанс органнарының бүгенге уртак утырышында компаниянең генераль директоры Руслан Максудовка тапшырдылар. Утырышта Россия Федерациясе финанс министры Антон Силуанов һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Татспиртпром» АҖ алкоголь продукциясе җитештерү буенча Россиядә икенче урынны били һәм барлык эшчәнлек юнәлешләрендә дә үсеш күрсәтә. Әйтик, ел ахырына продукция җитештерү күләме – 14, сату күләме 12 процентка артыр дип көтелә. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 34,3 миллиард сум күчереләчәк, бу узган елга караганда 16 процентка артыграк.

Моннан тыш, предприятие республикада читкә чыгып, Ярославль, Тула һәм Шуяда килешү нигезендә үз брендларын шешәләргә тутырып сатуны җайга салды.

Искәртеп узабыз, бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм ТР буенча Федераль казначылык идарәсе коллегиясенең 2022 елда республика консолидацияләнгән бюджетының фаразланган үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2023 елдагы бурычларга багышланган уртак утырышы булды. Анда, аерым алганда, Силуанов быелгы нәтиҗәләр буенча Татарстанның икътисади үсеш кичерүен билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot