news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районы башлыгын «Дуслык» ордены белән бүләкләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловны «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Шул хактагы указ Президент сайтында чыкты.

Рәмис Сафиуллов әлеге орденга төбәкара хезмәттәшлекне ныгытудагы хезмәтләре һәм районның социаль-икътисади үсешенә сизелерлек өлеш керткәне өчен лаек булды.

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районын 2014 елдан җитәкли. 2020 елда аны әлеге вазифага яңадан сайладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot