Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яшь галимнәре һәм укытучылары белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында яшь галимнәр һәм укытучылар белән очрашты. Алар республика җитәкчесенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, шулай ук тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.
«Педагогның ролен, әһәмиятен һәм статусын совет заманында булган дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Ул вакытта укытучыларның абруе зур иде. Без хәзер шундый линияне алга сөрәбез. Матди-техник база - бер эш, әмма иң мөһиме -кешеләр. Бигрәк тә алдынгы карашлы, мотивацияле яшьләр. Бүгенге очрашу ике арада элемтә булдыруга һәм күбрәк нәрсәгә игътибар бирергә кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк. Җитәкчеләргә бары тик яхшы әйберләр генә күрсәтәләр, шуңа күрә сездән булган кимчелекләрне яшермәвегезне сорыйм һәм тәкъдимнәр көтәм», - дип сәламләде очрашуда катнашучыларны ТР Рәисе.
Яшьләр - Татарстанның киләчәге, алга таба республиканың нинди булачагы нәкъ менә шулардан тора. Гражданнарга югары тормыш сыйфатын тәэмин итәргә кирәк. Педагоглардан башка моны эшләү мөмкин түгел, дип искәртте Миңнеханов.
Яшь педагоглар һәм галимнәр биргән сораулар Рөстәм Миңнехановның карьерасына һәм укуына, шулай ук ярдәм чараларына һәм эшнең төп юнәлешләренә кагылды.
«Татарстанда яшь педагогларга ярдәм итү өчен күп эшләнә. Грант ярдәме системасы, бер мәртәбә бирелә торган түләүләр һәм башка чаралар. Шуңа да карамастан, күп кенә укытучылар мәктәптән китә. Ничек уйлыйсыз, ярдәмнең тагын нинди ысулларын кертергә кирәк?» - дип мөрәҗәгать итте Алабуга институтының «Университет» гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы Вадим Кормишин Татарстан Рәисенә.
Миңнеханов әлеге проблеманы хәл итүнең ике төп юнәлешен билгеләде.
«Укытучы эше дәрәҗәле булырга һәм аңа тиешенчә түләнергә тиеш. Икенчедән, торак мәсьәләсе. Безгә бу юнәлештә нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк. Торакны субсидияләү механизмнарын һәм башка ярдәм чараларын кулланып, педагогларны районнарда һәм шәһәрләрдә калдыруга өстенлек бирү зарур», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Очрашу бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз