Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның Төркмәнстан белән хезмәттәшлектә зур тәҗрибәсе бар
Бүген KazanForum кырында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Төркмәнстан Министрлар Кабинеты каршындагы Транспорт һәм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Мәммәтхан Чакыев белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Марат Хөснуллин Россия һәм Төркмәнстан арасында ике яклы хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте. «Россия-Төркмәнстан мөнәсәбәтләренең килешү-хокукый нигезе даими рәвештә тулылана, транспорт-логистика һәм сәүдә-икътисад өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек яхшы темплар белән алга бара. Шул ук вакытта без берничә зур инфраструктура проектын гамәлгә ашыру, үзара сәүдә номенклатурасын киңәйтү, «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридорын үстерү өстендә эшлибез», - диде РФ вице-премьеры.
Мәммәтхан Чакыев үз чиратында Төркмәнстанның Россия һәм, аерым алганда, Татарстан белән үзара кызыклы юнәлешләр буенча нәтиҗәле хезмәттәшлек итүен ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның Төркмәнстан белән хезмәттәшлектә зур тәҗрибәсе бар. Илдә күп еллар Татарстанның әйдәп баручы компанияләре уңышлы эшли. «Машина төзелеше, суднолар төзү өлкәсендә хезмәттәшлек җайга салынган, «КЭР-Холдинг» линиясе буенча эш алып барыла», - диде ул.
Очрашуда катнашучылар сәүдә-икътисади өлкәдә перспективалы проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз