news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның су биоресурсларын саклау советы составын үзгәртте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда су биоресурсларын саклау мәсьәләләре буенча республика советы составына үзгәрешләр кертте. Карар республика җитәкчесенең рәсми сайтында чыкты.

Совет составыннан Михаил Шинкарев чыгарылган. Ул Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Идел-Кама территориаль идарәсенең Татарстандагы су биологик ресурсларын дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифасыннан вакытлыча киткән. Аның урынын Александр Гуляев ала, ул вакытлыча бу вазифаны башкара.

Моннан тыш, карар нигезендә совет әгъзалары вазифаларының берничә атамасы төзәтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100