news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның спорт тармагын 100 еллыгы белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның спорт тармагын 100 еллыгы белән котлады
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның физик культура һәм спорт өлкәсендә идарә итү дәүләт органы оешуга 100 ел тулуга багышланган чарада котлау сүзе белән чыгыш ясады.

«Кадерле дуслар, барыгызны да бүгенге мөһим вакыйга белән котлыйм. Без республикабызны данлаган һәм данлаучы спортчылар, тренерлар белән горурланабыз. Алда безне күп зур җиңүләр һәм якты эмоцияләр көтә дип ышанам. Иң мөһиме — барыгызга да сәламәтлек һәм уңышлар. Рәхмәт сезгә», – диде Татарстан Рәисе. Бу турыда «ТИ-Спорт» корреспонденты яза.

Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче Президенты, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, шулай ук Татарстан Республикасының элекке спорт министры Марат Бариевка, Россия спорт министры урынбасары Азат Кадыйровка, иганәчеләргә, Татарстанның танылган спортчылары һәм тренерларына рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, ул төбәктә инфраструктура планында мөһим үзгәрешләрне билгеләп үтте һәм Татарстан территориясендә тиздән ике зур турнир – «Киләчәк уеннары» һәм БРИКС илләре уеннары үткәреләчәген искә төшерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot