news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның салым хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның салым хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Россия Салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлады. Котлау республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә яңгырады, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Татарстанның салым системасында 2,2 меңгә якын кеше эшли. Миңнеханов аларның профессиональлеген һәм республика һәм ил бюджетларын тулыландыруга керткән өлешләрен билгеләп үтте.

Татарстан Рәисе сүзләренчә, республикада салым җыемнары, иминият кертемнәре һәм башка түләүләр күләме 2 трлн сумнан артып китә. Дәүләтнең социаль йөкләмәләрен үтәү, оборона сәләтен һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү, шулай ук дәүләт һәм муниципаль органнарның эше әлеге акчаларның үз вакытында килүенә бәйле.

Миңнеханов салым хезмәте ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot