news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның рус милләте иҗади интеллигенциясе белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов иҗади интеллигенция һәм Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашты. Республика җитәкчесе аларга башкарылган эшләре һәм гамәлгә ашырыла торган проектлары өчен рәхмәт белдерде.

«Сезнең барлык проектларыгыз да килеп чыга. Көчле актив ярдәмендә барлык билгеләнгән бурычлар тормышка ашырыла. Без узган елгы очрашу нәтиҗәләре турында беләбез, күп эш башкарылды. «Каравон» бәйрәме турында бик уңай фикерләр», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская чараның модераторы булды. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Рәисенең иҗади интеллигенция белән очрашулары яхшы традициягә әверелде. «Сезнең игътибар шәһәребезгә, республикабызга, муниципалитетларыбызга үсәргә мөмкинлек бирә. Бүген күп проектлар тормышка ашырылган һәм үсеш стадиясендә», – дип белдерде ул.

Александровская нәкъ 10 ел элек Рус милли-мәдәни берләшмәсе оештырылуын искә төшерде. «Сезнең ярдәмегез белән Татарстанда бик мөһим вакыйгалар узды. Мисалга, изге Петр һәм Феврония һәйкәлен ачу. Дүрт ел элек Пушкин исемендәге мәдәни үзәк үз ишекләрен ачты. Сезнең йөкләмә белән Рус милли-мәдәни берләшмәсенең ресурс үзәге булдырылды», – диде ул.

Моннан тыш, аның сүзләренчә, республика җитәкчелеге күренекле шәхесләргә истәлек такталары ачуны һәм «Татарстан музейларында рус коллекцияләре» дигән биш томлык китап булдыруны хуплады.

Очрашуда иҗади интеллигенция вәкилләре Миңнехановка проектлар турында сөйләде, үз үтенечләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде.

Татарстан Рәисе барлык мәсьәләләр дә да контрольгә алыначагын ышандырды. Миңнеханов шулай ук бөек рус шагыйре Александр Пушкинның 225 еллыгына багышланган барлык чараларны оештырырга һәм югары дәрәҗәдә уздырырга кушты. Юбилей датасы 2024 елда билгеләп үтеләчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100