Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Малайзия белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә әзерлеген раслады
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Малайзия Короле Солтан Ибраһим белән очрашты. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Малайзия ислам дөньясында мөһим урын биләп тора, глобаль тотрыклылыкка үз өлешен кертә һәм Азия – Тын океан төбәгендә Россиянең төп хезмәттәше булып тора.
2025 елда илнең Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре Ассоциациясендә рәислеге төбәк иминлеген ныгытуга, икътисад үсешенә һәм мәдәни хезмәттәшлеккә ярдәм итәр, дип ышана Рөстәм Миңнеханов. Рәис сүзләренчә, Россия-Малайзия элемтәләрен ныгытуда Татарстан актив ярдәм итәргә әзер.
Ислам финанслары, хәләл продукция җитештерү һәм сату өлкәсенә Малайзия тәҗрибәсе күп илләрдә, шул исәптән Россиядә дә кызыксыну уята, диде республика Рәисе. Ул узган елның августында һәм декабрендә Татарстан делегациясенең Малайзиягә баруын искәртте, кунакчыллык өчен Солтан Ибраһимга рәхмәт әйтте.
Рөстәм Миңнеханов яшьләр хезмәттәшлегенә аерым игътибар бирде, аны озак вакытлы мөнәсәбәтләрнең төп өлеше дип әйтте.
Миңнеханов ислам банкингы буенча Татарстанның Россиядә пилот төбәк булуын искәртте һәм әлеге тема буенча Татарстан дәүләт хезмәткәрләренә стажировка өчен Малайзиягә рәхмәт әйтте. Шулай ук ул мәгариф, мәдәният, туризм һәм спортта гуманитар хезмәттәшлек перспективаларына да басым ясады.
Солтан Ибраһим кунакчыллык һәм җылы кабул итү өчен республикага рәхмәт әйтте һәм Владимир Путинның Татарстан, аның табигать матурлыклары һәм технологик казанышлары турында югары фикердә булуын сөйләде. Ул Казанга сәфәре Малайзиянең республика белән хезмәттәшлекне тирәнәйтү омтылышын символлаштыра диде.
Монарх икътисади элемтәләрне, нефть химиясе, инновацияләр, ислам финанслары тармагында һәм хәләл секторда хезмәттәшлекне киңәйтүдә зур потенциал барлыгын әйтте. Ул академик алмашулар үсешен, Россия һәм Малайзия арасында авиарейсларны яңарту мөмкинлеген һәм бу сәфәре мөнәсәбәтләр үсешендә яңа этап булыр дип өметләнүен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз