news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Кытай компаниясе белән хезмәттәшлеге турында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Кытай компаниясе белән хезмәттәшлеге турында сөйләште
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының беренче бәйсез транспорт инжиниринг компанияләренең берсе - Shanghai Launch Automotive Technology делегациясе белән очрашты. Делегацияне вице-президент Цзянь Цзе җитәкли. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуның төп темасы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышу булды. «Кытай бизнесы Татарстанда актив эшли. Сәнәгать проектлары гамәлгә ашырыла, производстволар төзелә. Хезмәттәшлек өчен юнәлешләр бик күп <...>. Без сезнең компания белән хезмәттәшлек итү белән кызыксынабыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, узган елда Кытайның һәм Татарстанның товар әйләнеше 58 процентка арткан һәм 1,6 млрд. доллар тәшкил иткән. 2023 елда күрсәткечләр үсүен дәвам итә.

Алар үзара хезмәттәшлекнең төрле вариантлары, шулай ук бергә гамәлгә ашыру өчен проектлар турында фикер алышты.

Искәртик, бүген «Бердәм Россия» партиясе - Кытайның «Коммунистлар» партиясе диалогының X утырышы узды. Катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин котлау җибәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100