news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның ике кешесен «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән бүләкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың ике кешесен «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медале белән бүләкләде, диелә ТР җитәкчесе сайтында урнаштырылган карарда.

Хезмәт ветераны Фирдәвес Корбанова һәм ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Наталья Прохорова республиканың социаль-икътисади потенциалын ныгытуга сизелерлек өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен әлеге медальгә лаек булды.

Искәртеп узабыз, «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән республика үсешенә, аның социаль-икътисади потенциалын, милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулыкны ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклау һәм арттыруга өлеш керткән гражданнар бүләкләнә. Аларның, кагыйдә буларак, Татарстан Республикасының абруен күтәрүгә ярдәм итә торган һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә хезмәтләре зур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100