Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның финанс хезмәткәрләренә берничә йөкләмә бирде

Агымдагы шартларда бюджет керемнәрен һәм чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыру буенча даими эш алып бару таләп ителә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсенә шундый сүзләр белән йомгак ясарга кереште.
«Күп кенә зур предприятиеләр табышка салым буенча үз түләүләрен киметте инде, һәм әлеге тискәре динамиканың дәвам итүе ихтимал. Тармак министрлыкларының төп бурычлары - предприятие күрсәткечләренең даими мониторингын алып бару, аларның фаразларын анализлау, аларга ярдәм итү өчен чаралар күрү», – дип белдерде Татарстан Рәисе.
Миңнеханов физик затлар кеременә салым буенча «күләгәдәге» хезмәт хакын легальләштерү комиссиясе эшен дәвам итәргә кушты. Ул искәртеп үткәнчә, Татарстанның алты районында физик затлар кеременә салым түләүләре кимегән. Шулай ук республика Рәисе салым салуның гадиләштерелгән системасы кысаларында керемнәр мәсьәләсенә ачыклык кертергә кушты, чөнки күп кенә муниципалитетлар түләүләрне киметкән.
Җир салымы киңәшмәдә каралган икенче пункт булды, аның буенча керемнәр беренче кварталда берьюлы 24 муниципалитетта кимегән. «Моның сәбәпләренә анализ ясарга һәм ашыгыч рәвештә чаралар күрергә кирәк. Шулай ук муниципаль җирләрдән һәм мөлкәттән файдаланудан алынган салым булмаган керемнәргә җентекле анализ ясау зарур», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе бюджетны тигез күләмдә тотуга һәм елның соңгы айларында чыгымнарның ашыгыч сарыф ителүенә юл куймауга аерым игътибар юнәлтте. Шул ук вакытта, ул искәртеп үткәнчә, агымдагы елның беренче кварталында чыгымнар еллык планның 17,3 процентын тәшкил иткән.
Миңнеханов соңыннан искәрткәнчә, республикада подрядчылар тарафыннан биржадагы сатулар аша төзелеш материаллары сатып алу юлы белән объектлар төзегәндә һәм ремонтлаганда килешүләрнең ачыклыгын арттыру буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла.
Ул мондый сатып алуларда катнашучылар санын арттыруны дәвам итәргә, биржага төзелеш материаллары җитештерүчеләрне, шул исәптән җир асты байлыкларыннан файдаланучыларны да җәлеп итәргә кушты.
«Барысы да ачык булсын. Биржа барысын да күрсәтә. Аларга да бернинди хокук бозуларга юл куймауларын исбатлавы тынычрак һәм җиңелрәк, - барысы да биржада сатып алынган», - дип искәртте республика лидеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз