news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның фәнни оешмалары ректорлары һәм җитәкчеләре белән очрашты

Татарстанда булдырылган фән һәм мәгариф системасы республикага илнең мөһим фәнни, мәгариф, сәнәгать үзәкләренең берсе булып калырга мөмкинлек бирә, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган ректорлар корпусы вәкилләре һәм фәнни оешма җитәкчеләре белән очрашуда. Ул искәрткәнчә, бүген Татарстан төбәкләрнең фәнни-технологик үсеше илкүләм рейтингында бишенче урында тора.

Авырлыкларга карамастан, Татарстанның фәнни-мәгариф комплексы узып бара торган елда лаеклы эшләде, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Бу югары уку йортлары һәм тикшеренү учреждениеләренең «Фән һәм университетлар» илкүләм проектында, илнең социаль-икътисади үсешенең башка стратегик инициативаларында үз урыннарын саклап калуын гына түгел, үстерә алуын да раслый, диде ул.

ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе – Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин Татарстанның югары белем бирү системасын үстерү йомгаклары һәм аны модернизацияләү буенча бурычлар турында сөйләде. Аның сүзләренчә, төп бурычларның берсе - фән һәм сәнәгатьнең интеграциясен нәтиҗәлерәк тәэмин итү. Ул шулай ук грантлар өчен дә активрак көрәшергә һәм төрле программаларда катнашырга өндәде.

Очрашуда башка катнашучылар да чыгыш ясады, алар елның эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов төрле халыкларның телләрен һәм традицияләрен өйрәнү өлкәсендә Кыргызстан, Төркия, Һиндстан, Үзбәкстан һәм башка илләр белән хезмәттәшлек турында хәбәр итте.

Бүген Россиядә дүрт Фәннәр академиясе эшли – Татарстанда, Башкортстанда, Чечняда һәм Якутиядә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта, аның фикеренчә, Татарстан Фәннәр академиясе лаеклы абруйга ия һәм уникаль тәңгәллекне һәм мәдәни кодны саклауга зур өлеш кертә. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе республиканың күпмилләтле халкының бай тарихи мирасын саклауга ярдәм итә, дип искәртте Татарстан Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot