news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйзразыев «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышын ачты

Васил Шәйзразыев «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышын ачты
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы үткәрә торган XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы уза.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. «Kazan Palace by Tasigo» залында 13 илдән һәм Россиянең 60 төбәгеннән 400 делегат җыелды. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашучыларны сәламләде.

«Бөтендөнья татар конгрессы үз эшчәнлеген 2020 елда Милләт Җыены тарафыннан кабул ителгән «Татарлар: гамәл стратегиясе»н гамәлгә ашыру кысаларында дәвам итә. «Шәхесләр елы» нәтиҗәсендә без татар халкының олуг тарихын, бөек шәхесләрен бөтен дөньяга таныта алдык», – диде ул.

Ул 2025 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәген искәртте. Милли Шура тарафыннан 2025 ел «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык» елы дип игълан ителде, диде.

Васил Шәйхразыев Казанда узнан БРИКС саммитын да искә алды.

«Республикабыз тарихында беренче тапкыр шундый югары дәрәҗәдәге Халыкара чараның Казанда узуы, Татарстанны тагы да югары дәрәҗәгә күтәрде, татар халкын, аның үзенчәлеген, кунакчыллыгын, милли ашларын бөтен дөньяга танытты. Әлеге чара тарихка Казан саммиты исеме белән кереп калды. Бу бик зур ышаныч, дәрәҗә һәм олы казаныш», – диде ул.

Ул форум эше өч көн дәвам итүен әйтте. «Бүген форумның өченче көне. Кичә безнең делегатлар Татарстанның Менделеевск шәһәренә барды. Алар Алгарышлы үсеш территориясен карады», – диде ул һәм район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100