news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Экспорт советы составын яңартты

Татарстан Экспорт советы составына үзгәрешләр кертелде – аңа яңа дүрт кеше керде. Яңа әгъзалар советтан чыгарылган кешеләр урынына билгеләнде. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта карарны имзалады.

«Совет составыннан А.А. Гайнов, А.А. Кәримов, Н. А. Минаева, Ф. Г. Минигуловны чыгарырга», – диелә карарда.

Совет составына «Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Альбина Тергерт, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «Россия экспорт үзәге» акционерлык җәмгыятенең Экспортка ярдәм итү төбәк инфраструктурасын үстерү һәм партнерлык сәясәте буенча идарә итүче директор Евгения Подшивалова, шулай ук «Органик синтез» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Айрат Сафин кертелгән.

Исегезгә төшерәбез, май аенда Альберт Кәримов (аны да советтан чыгардылар), Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазифасыннан китте, аннары ул Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе урынбасары вазифасына билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100