news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның бурычы – фәнни-мәгариф комплексын яңа дәрәҗәгә чыгару

Татарстан алдында мөһим бурыч тора – фәнни-мәгариф комплексын принципиаль яңа дәрәҗәгә чыгару. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән советының чираттагы утырышында белдерде. Анда Премьер-министр Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Фәннәр Академиясе вәкилләре, югары уку йортлары ректорлары катнашты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

«Россия Президенты Владимир Владимирович Путин стратегик максат куйды – чын технологик суверенитетка ирешүне тәэмин итү», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм бу мәсьәләдә ил төбәкләренә әһәмиятле урын бирелергә тиешлеген билгеләп үтте.

Аның сүзләренчә, республиканың гомуми эшкә саллы өлеш кертү өчен кирәкле барлык нәрсәсе бар. «Беренчесе – көчле фәнни-технологик потенциал. Республика территориясендә урнашкан югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләр «Фән һәм университетлар» илкүләм проектының һәм башка технологик үсеш инициативаларының барлык төп чараларында тәкъдим ителгән. Икенчесе – республикада мәктәптән башлап өзлексез белем бирү чылбыры буенча тикшеренү һәм инженерлык компетенцияләрен формалаштыруның тулы канлы системасы булдырыла», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстанның фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр нәтиҗәләрен коммерцияләштерергә сәләтле үсеш алган инфраструктурасы барлыгына игътибар итте.

«Ул ике Махсус икътисади зонаныны, биш ТОСЭР, 8 технопарк структурасын, шулай ук инновация һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенә ярдәм фондларын берләштерә. Агымдагы елда региональ инновацион система тагын бер элемент – КФУ базасында оештырыла торган вуз стартап-студиясе белән тулыланды», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты.

Шул ук вакытта региональ фәнни-мәгариф комплексында күп еллар дәвамында җыелган һәм бер мизгел эчендә хәл итеп булмый торган проблемалар да бар.

«Татарстанда фәннең кадрлар потенциалы 1990 елларда шактый кимеде. 1992 елда республиканың фәнни-технология өлкәсендә эшләүчеләр саны 30 меңнән артып киткән, ә хәзер 13 меңнән дә азрак», – дип саннар китерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеш стратегиясен һәм дәүләт программасын эшләүнең барышы турында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов сөйләде.

Авторлар коллективы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге директоры Марат Сафиуллин, үз чиратында, республиканың фәнни-технологик үсеше программасының төп инициативаларын билгеләде: Татарстанның табигый-фәнни белемен үстерү; карьера үсеше һәм яшь фәнни-тикшеренү кадрлар реализациясе өчен шартлар тудыру; фәнне, шулай ук республика проектларын һәм технологияләрен популярлаштыру һәм алга сөрү; бердәм интеллектуаль фәнни-мәгариф киңлеген булдыру; һ.б.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ил Президенты карары буенча 2022-2031 еллар Россиядә фән һәм технологияләр декадасы дип игълан ителгән. Республика чаралар планын гамәлгә ашыру өчен Татарстанда координацион совет төзелде. ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашучыларны план белән таныштырды, бүгенге көндә анда 37 пункт бар.

Әлеге чаралар өч төп бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән: яшьләрне фәнгә җәлеп итү, тикшерүчеләрне ил үсеше бурычларын хәл итүгә җәлеп итү, шулай ук Россия фәне турындагы мәгълүматның гражданнар өчен ачык булуын арттыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100