news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның башка төбәкләр белән чикләрен билгеләү дәвам иттереләчәк

Президент хәзерге вакытта Киров өлкәсе белән чикләрне билгеләү эше үткәрелгәнен әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның башка төбәкләр белән чикләрен билгеләү эше үткәреләчәген әйтте. Бу мәсьәлә бүген Дәүләт Советының 32 нче утырышында күтәрелде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның башка төбәкләр белән чикләрен билгеләү юнәлешендә зур эш башкарылганын билгеләп узды һәм бу эш дәвам иттереләчәген әйтте. Ул Татарстан белән Башкортстан, Татарстан белән Чувашия арасында чикләр билгеләнгәнен искәртте.

«Хәзерге вакытта Киров өлкәсе белән чикләрне билгеләү эше алып барыла. Өстәмә финанслау булуга, калган сорауларны да хәл итәрбез, күрсәтмә бирербез. Коллегалар белән уртак карарга килергә кирәк. Иң мөһиме – без хәзер территориябез каян узганын төгәл беләбез», - диде Президент. Ул чикләрне билгеләү белән шөгыльләнгән Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына, Чувашия, Башкортстанга рәхмәтен белдерде.

«Бу эш очрашулар, көч сорый. Кыска вакытта бу юлны үтәргә кирәк. Бу сорау дистә еллар дәвам итә, аны ахыргача җиренә җиткерергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның чиктәш субъектлар белән чикләрен тәгаенләү турында җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әгълиуллин сөйләде. Узган елның декабрендә Татарстан һәм Оренбург өлкәсе арасында чикләр билгеләү турында килешү расланганын искәртте. Хәзер андый килешүләр Башкортстан һәм Чувашия белән дә төзелгән.

«Татарстан чикләренең гомуми озынлыгы 3 мең 400 км тәшкил итә. Республика сигез субъект белән чиктәш. Татарстан һәм Чувашстан арасында чикләр озынлыгы 554 км тәшкил итә. Яшел Үзән, Кайбыч, Апас, Буа, Чүпрәле районнары чиктә урнашкан. Чикләрне тәгаенләү эше 2019 елдан алып барылды», - диде министр.

Чикләрне билгеләү турында килешү Чувашстан башлыгы һәм Татарстан Президенты арасында быел 11 майда имзаланган һәм раслауга Дәүләт Советына җибәрелгән.

Татарстан һәм Башкортстан арасында чикләрне тәгаенләү эше дә төгәлләнгән. Республика Президенты һәм Башкортстан башлыгы шул хакта документны имзалаган. «Башкортстан белән чикләрнең озынлыгы – 498 километр. Актаныш, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы районнары чиктә урнашкан», - диде.

Фәнил Әгълиуллин алга таба Киров, Самара, Ульяновск, Удмуртия белән чикләрне билгеләү кирәклеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100