Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстанны ясалма фәһем өлкәсендә Россиянең алдынгы үзәге итеп күрә

Татарстан ясалма фәһем өлкәсендә Россиянең алдынгы үзәгенә әверелергә тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетында узучы Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева яза.
«Безнең максат - республика ясалма фәһем өлкәсендә Россиянең алдынгы үзәгенә әверелергә тиеш. Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе, Фәннәр академиясе белән берлектә тәкъдимнәр әзерләргә һәм эшне координацияләргә кирәк», – дигән күрсәтмә бирде Татарстан Рәисе.
Миңнеханов искәртеп үткәнчә, ясалма фәһем өлкәсендәге эшләнмәләр – Россиянең фәнни-технологик суверенитеты өчен төп шартларның берсе. Россия Президенты Владимир Путин шундый йөкләмә бирде.
«Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проектына керүче «Ясалма фәһем» федераль проекты шушы максатларны күздә тота. Федераль проект буенча ясалма фәһем технологияләрен эшләүчеләргә, предприятиеләрдә һәм кадрлар белән тәэмин итүдә яңа чишелешләр куллануга, фәнгә һәм инфраструктура формалаштыруга ярдәм күрсәтү ниятләнә.
«Ассоциация әгъзаларын әлеге федераль проектта актив катнашуларын сорыйм», - дигән күрсәтмә бирде Миңнеханов.
Татарстанда ясалма фәһемне гамәлгә кертүгә бәйле тәҗрибә бар инде. Мәсәлән, ул Казанда акыллы шәһәр системасында светофорларны һәм юл хәрәкәтен көйли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз