Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты
Татарстанның Хөкүмәт йортында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия сенаторлары һәм Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты. Очрашуда республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары катнашты. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов депутатларга һәм сенаторларга актив эшләре һәм Татарстан өчен әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда саллы өлешләре өчен рәхмәт әйтте.

Республика Рәисе сүзләренчә, очрашу халыкара киеренкелек үскән һәм махсус операция шартларында уза, бу куелган планнарны үтәү, илкүләм проектларны һәм дәүләт программаларын башкару, социаль бурычларны башкаруны тәэмин итү өчен бердәм эш таләп итә.
«Безнең бурыч – хәрбиләргә булдыра алганча булышу, бүген илебезнең киләчәге һәм гражданнар иминлеге аларга бәйле. Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгында бу эш аеруча мөһим. Хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү махсус операциянең беренче көннәреннән бирле өстенлек булып кала – ярдәм чаралары ел саен арта», – диде ул.
Миңнеханов депутатларның сайлаучылар белән даими элемтәдә тору, урыннардагы вазгыятьне өйрәнүгә һәм килеп чыккан проблемаларны оператив чишү мөһимлегенә аерым игътибар юнәлтте.

«Урыннарда вазгыятьне өйрәнергә, сайлаучыларның таләпләрен үтәргә, кире элемтә тотарга кирәк. Көнкүреш авырлыкларыннан башлап, системалы проблемаларга кадәр – теләсә нинди мәсьәлә – игътибар һәм анык гамәлләр таләп итә», – диде республика Рәисе.
Шулай ук ул депутатларны республика оешмалары белән активрак эшләргә, эш коллективлары белән даими очрашырга һәм җитештерүне үстерү өчен федераль ярдәм чараларын җәлеп итүгә булышлык күрсәтергә өндәде.
«Бары тик кешеләр белән туры диалог аша гына аларның чын ихтыяҗларын аңлап була. Безнең бөтен тырышлык бер нәрсәгә – Татарстанның һәм андагы кешеләрнең иминлегенә юнәлгән», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз