Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларның аерылышу сәбәпләрен ачыкларга йөкләмә биргән
Республика демограф-белгечләре соңгы биш елда төбәктәге аерылышу сәбәпләрен анализлый. Әлеге эшне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушкан. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева журналистларга бүген Казанда узган брифингта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.
«Аерылышуларга килгәндә, бездә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның соңгы биш елда республикада аерылышуларның сәбәпләрен җентекләп анализлау йөкләмәсе бар. Һәм проблемаларга карап, Гаилә елы кысаларында чаралар һәм бездә эшләрдәй демографик проектлар төзү», — диде ул.
Фазлыева тикшеренү нәтиҗәләре тиздән тәкъдим ителәчәк, дип билгеләп үтте. Бу эш нәтиҗәләре буенча уку йортларында яшьләр белән әңгәмәләр сериясе планлаштырыла. Аерым алганда, аларга яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләячәкләр.
- 2023 елның 22 ноябрендә Президент Владимир Путин Россиядә 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү турында указны имзалады. Документта билгеләп үтелгәнчә, карар гаиләләрне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатында кабул ителгән. Чаралар планын хөкүмәт 9 гыйнварда раслады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз