news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны юлларда игътибарлы булырга өндәде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә республикада яшәүчеләрне һава шартларында юлларда игътибарлы булырга өндәде.

«Бер тәүлектә айлык явым-төшем нормасының өчтән бере яуды. Якын көннәрдә кар яву дәвам итәчәк. Юлларда игътибарлы булыгыз», – дип язды ТР Рәисе MAX мессенджерындагы блогында.

Шул ук вакытта Миңнеханов нейрочелтәрләр ярдәмендә эшләнгән иронияле видео урнаштырган. Анда пингвин кар көртләре аша Казан Кремленә ашыга, «барыбер эшкә барам...» дип язылган.

Видео: max.ru/rustamminnikhanov.

news_right_1
news_right_2
news_bot