Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны юлда сак булырга чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын юлда сак булырга, метеохезмәтләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кисәтүләренә игътибар белән карарга чакырды.
«Аномаль салкын һәм карлы һава торышы урнашты, юлларда кар көртләре һәм бозлавык. Яңа елның өч көнендә республика юлларында 13 авария теркәлде инде, аларда бер кеше һәлак булды, 16 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Метеохезмәтләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кисәтүләренә карата игътибарлы булыгыз», - дип язган республика җитәкчесе телеграм-каналында.
Ул коммуналь хезмәтләр һәм ЮХИДИ идарәсенең тулы куәтенә эшләвен, әмма татарстанлыларның иминлеге гражданнарның үзләреннән дә торуын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз