news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәргә чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эссе һава торышы фонында республика халкын янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәргә чакырды. Бу хакта ул телеграм-каналында язган.

«Дуслар, атна дәвамында республикада эссе һава торышы көтелә. Игътибарлы булыгыз, бигрәк тә урманнарда янгын чыгу куркынычы зур. Сак булыгыз! Янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәгез», – диде республика җитәкчесе.

Искәртеп узабыз, бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе төбәк территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары булуы турында кисәтү игълан итте. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, Казанда алдагы декадада уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 4-6 градуска югарырак булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100