news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Фото: tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!

Россия дәүләтенең күпгасырлык тарихы – халкыбызның гаять зур рухи куәткә ия булуын тагын бер кат раслый торган ачык дәлил.

Дүрт йөз ел элек туган җирне азат итү, эчке фетнәне сүндерү өчен күтәрелгән көрәштә барлык катлам һәм барлык халык вәкилләре бергәләшеп катнашты. Аннан соңгы гасырларда да илбасарлар нык ихтыярыбызны, үз-үзебезгә ышанычыбызны, ирек тормышка, хаклыкка, бердәмлеккә омтылышыбызны какшата алмады.

Илгә моңарчы күрелмәгәнчә көчле басым ясалган хәзерге чорда Ватанның батыр уллары, алар арасында татарстанлылар да бик күп, Россиянең бәйсезлеген, иминлеген саклый. Алга таба да бу шулай булачак.

Татарстан Россиянең дәүләтчелеген, бердәмлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертә, милләтләрнең һәм конфессияләрнең үзара татулыгы, килешеп гомер итүе үрнәге булып тора. Төрле халыклар вәкилләре хакимият органнары белән хезмәттәшлектә үзенчәлекле мәдәниятләрен, телләрен һәм күркәм йолаларын саклау һәм үстерү өчен тырыш хезмәт куя.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында бай рухи хәзинәләребез дәверләр һәм буыннар бәйләнешендә, тарихи-мәдәни мирасыбызда аеруча зур чагылышка ия. Милләтенә карамастан, һәр кеше өчен яшәешнең нигезен Ватанга тугрылык, ярдәмләшү һәм гаделлеккә ирешү теләге тәшкил итә.

Хөрмәтле татарстанлылар, кыенлыкларга бирешмичә, барыбызга да хас булган тормышны ярату, бердәмлек һәм алдагы көннәргә өмет белән уртак Ватаныбыз – Россия Федерациясенең якты киләчәген тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертербез дип ышанам.

Ихлас күңелдән сезгә саулык-сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм бәхет телим!» – диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100