news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Халыкара туган тел көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне Халыкара туган тел көне белән тәбрик итте.

«Тел белемнең ачкычы, акылның баскычы. Халыкара туган тел көне белән!» - дип язган республика җитәкчесе һәм туган телләрне өйрәнү темасына видеоролик та урнаштырган.

Искәртеп узабыз, ел саен 21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне (International Mother Language Day) билгеләп үтелә. Ул 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясендә игълан ителде һәм 2000 елдан бирле барлык илләрдә тел, мәдәни күптөрлелек һәм күптеллелекне хуплау максатыннан бәйрәм ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot