news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Татарстанның Дәүләт флагы көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Татарстанның Дәүләт флагы көне белән котлады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында шәхси сәхифәсенә язылучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән тәбрик итте.

«Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән! С Днем Государственного флага Республики Татарстан!» - дип язган Миңнеханов татар һәм рус телләрендә, шулай ук озынлыгы алты секунд тәшкил иткән видеокотлау да урнаштырган.

Төбәктә яшәүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да Татарстанның Дәүләт флагы көне белән котлады. «Бүген республикада уза торган бер генә әһәмиятле вакыйга да Татарстан байрагыннан башка үтми», - дип искәртте ул.

Моннан нәкъ 32 ел элек, 1991 елның 29 ноябрендә, Татарстан Югары Советы яшел-ак-кызыл төсләрдәге флагны республиканың яңа дәүләт символы сыйфатында раслады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100