news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Татарстан Конституциясе көне белән котлады

1992 елның 6 ноябрендә Төп закон кабул ителү нәтиҗәсендә республиканың сәяси корылышына һәм социаль-икътисади үсешенә нигез салынды, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының үзара килешенгән эшчәнлеге тәэмин ителде. Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең котлавында шундый сүзләр китерде.

«Борылыш чорында Татарстан Конституциясе, республиканың күпмилләтле халкы ихтыярының ачык чагылышы буларак, гражданнарның иреген һәм киң хокукларын гарантияләде, иҗтимагый үсешкә, милләтара һәм динара татулыкка, җәмгыятьтә тынычлык урнашуга ныклы таяныч булды.

Үткән өч дистә елдагы вакыйгалар республикада яшәүче барлык халыкларның тарихи, милли һәм рухи хәзинәләрен, мәдәниятен һәм телен саклауда һәм үстерүдә Төп законның зур әһәмияткә ия булуын дәлилли.

Бүген Татарстан ышанычлы адымнар белән алга бара һәм, илнең терәк төбәкләреннән берсе буларак, Россия Федерациясе дәүләтчелеген, аның көчен, оборона куәтен ныгытуга мөһим өлеш кертә.

Зур тизлектәге үсешебез кешеләрнең тормыш шартларын яхшыртырга, шәһәрләрдә һәм авылларда көнкүреш өчен уңайлы даирә булдырырга, торак төзергә, сәнәгатьне, медицина, мәгариф һәм фән өлкәләрен үстерергә, талантлы яшьләргә ярдәм күрсәтергә, социаль йөкләмәләребезне үтәргә мөмкинлек бирә. Төп законның фундаменталь нормаларына һәм нигезләмәләренә таянып, республика хакимиятенең барлык органнары кешеләр турында кайгырту бурычын иң беренче урынга куя.

Бездә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли торган Татарстан Конституциясенең берләштерү роле читтән көчле басым ясалган хәзерге шартларда тагын да арта. Илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин тирәсендә тупланып, без илебез бердәмлеген ныгыту эшен дәвам иттерербез һәм кыенлыкларны бергәләп җиңеп чыгарбыз дип ышанам», – диелә котлау текстында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100