news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия флагы көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Россия Дәүләт флагы көне белән котлады. Ул Телеграм-каналында видеоролик урнаштырган, анда триколор һәм Мәскәү Кремле фонында бер малай Юрий Поляковның танылган «Флаг России» шигырен укый.

Шигырь түбәндәге юллардан башлана: «В день безоблачный и ясный / Над тобой и надо мной / Реет бело-сине-красный / Флаг страны моей родной».

«Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән!» - дип язган Миңнеханов.

Искәртик, шулай ук россиялеләргә котлаулар белән Президент Владимир Путин мөрәҗәгать итте. «Россия триколоры - ул Россия символы гына түгел, ә аның халкының бердәмлеге һәм алга хәрәкәт итү өчен илһам да», диде ул.

Моннан тыш, бүген Казан Кремле диварлары янында Идел буе федераль округында Россиянең иң зур флагын җәйделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot