news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны республиканың Дәүләт гербы көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны республиканың Дәүләт гербы көне белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Дәүләт гербы көне белән котлады. Тиешле постны ул үзенең Телеграм-каналында урнаштырды.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, герб 34 ел элек булдырылган. Шуннан бирле ул бөтен күпмилләтле Татарстан горурлана торган символга әверелде.

«Канатлы барс республикабызның барлык почмакларында һәм аннан читтә дә билгеле. Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән, дуслар!» - дип йомгаклады ТР Рәисе.

Видео: https://t.me/rustamminnikhanov

news_right_1
news_right_2
news_bot